Центральная детская библиотека

«Уйлап табучылар-хакыйкать эзләүчеләр" (Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына багышланган квиз – викторина)

Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы кысаларында, Пушкин картасы проекты буенча, Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен «Уйлап табучылар-хакыйкать эзләүчеләр» исемле квиз-викторина оештырдылар.

Белгечләр командалары фәннәр һәм технологияләр Профессоры белән бергә төрле категорияләрдә катнаштылар. Бу интеллектуаль команда уенында балалар фәннең төрле өлкәләрендә үз белемнәрен күрсәттеләр, күп кызыклы фактлар белделәр һәм гомуми күзаллауны киңәйтү өчен үзләре өчен яңа ачышлар ясадылар.

Дуслар, укыгыз, үсегез һәм һәр яңа көн сезнең өчен яңа ачылыш булсын!