Центральная детская библиотека

"Нәрсә ул ЭТИКЕТ?"

     10 ноябрь көнне район балалар китапханәсендә узган “Нәрсә ул этикет?” исемле аралашу сәгатендә 1 нче номерлы мәктәпнең 6 “А” сыйныфы укучылары катнашты. Укучылар этикет сүзенең XVII нче гасырда ук килеп чыгу тарихы, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган  иң беренче китап “Домострой” турында кызыклы мәгълүмат алдылар.

    Балалар мәктәптә, кунакта, транспортта һәм табигатькә чыккач үзеңне ничек тотарга, нинди кием  кияргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Төрле ситуацияләрдә кешеләр белән дөрес итеп аралашу  кагыйдәләрен искә төшереп,  күп кенә сорауарга  җаваплар эзләделәр, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Бу чарада алган белемнәре укучыларга киләчәктә кирәкле булыр дип ышанабыз.