Центральная детская библиотека

«Живая классика - 2024 " Бөтенроссия яшь укучылар конкурсы

«Живая классика» конкурсы укучыларның заманча авторларның гына түгел, үлемсез классикларның да китапларын укуга кызыксынуын арттырырга ярдәм итә. Бу конкурс талантлы балаларны эзләү һәм аларга ярдәм итү чарасы.

Бүгенге конкурс кысаларында 5-7 сыйныфларда катнашучы егермегә якын бала үзләренең яраткан проза әсәрләреннән өзекләрне яттан укыды.  Шуны да билгеләп үтәргә кирәк,  укучылар әсәрләрдән өзекләрне сәнгатьле итеп дәртләнеп укыйлар, һәр чыгыш үзенчәлекле. Жюри әгъзалары чыгыш ясаучыларның югары осталыгын, аларның иҗади фантазиясен, текстны тою, эмоциональ яктан кызгану һәм визуаль образлар ясау осталыгын билгеләп үттеләр.

Без балаларга алга таба да уңышлар, җиңүләр, иҗат һәм бетмәс энергия телибез!