Центральная детская библиотека

"Китап бәйрәме" (Халыкара балалар китабы көненә)

Ел саен 2 нче апрель көнне, бөек дат әкиятчесе Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә, Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан,  китапханәчеләр Арчаның 2нче балалар бакчасы балалары өчен «Китап бәйрәме» дип исемләнгән матур чара үткәрделәр. Нәниләр әкиятченең балачагы турында белделәр, аның әкиятләрен искә төшерделәр, алар буенча табышмаклар чиштеләр һәм Г.Х. Андерсенның «Оле-Лукойе» әсәреннән өзек тыңладылар.

Халыкара балалар китабы көне - үзенчәлекле бәйрәм. Бу көнне могҗизалар була һәм хәтта әкият геройлары белән дә күрешеп була. Менә бүген дә балалар белән очрашуга Андерсен әкиятеннән Оле-Лукойе килде, ул балаларга ни өчен үзе белән ике зонтик йөртүен сөйләде, нәниләр белән кызыклы уеннар уйнады, алар белән җырлады һәм биеде. Китап бәйрәме күңелле булды!