Центральная детская библиотека

Кием тегүче һөнәр (Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иҗади очрашу)

Укучылар тегүче, модельер һөнәрләренең ничек һәм кайчан барлыкка килүен белделәр. Вячеслав Зайцев, Валентин Юдашкин, Коко Шанель кебек күренекле модельерлар иҗаты белән таныштылар.

Дөньяда бик күп талантлы кешеләр бар, алар безне үзләренең фантазияләре, сәләтләре, тырышлыклары белән гаҗәпләндерә. Безнең шәһәрнең шундый кешеләренең берсе-Эльмира Илгиз кызы, ул уникаль күлмәкләр тегә. Моның өчен күп вакыт һәм көч кирәк, ләкин нәтиҗә моңа лаек! Ул яраткан кызы Ясмин Миңнуллина өчен затлы күлмәкләр уйлап таба, тегә һәм бизи. Эльмира Илгиз кызы укучыларга тегү эшенең кайбер серләрен ачты, үзе турында сөйләде.

Ә чара ахырында кызлар өчен игольница ясау буенча мастер-класс оештырылды. Очрашу бик җылы, файдалы һәм кызыклы булды.