Центральная детская библиотека

“Китап укучылар патшалыгы" (беренче сыйныф укучыларын "Китап укучыларга" багышлау, 1 нче көн)

27 февраль көнне Арча район балалар китапханәсе 1 нче мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары өчен китаплар дөньясына ишекләрен ачты.

Алексей Толстойның "Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары"  әкиятендәге геройлар белән  аралашу балалар өчен иң якын дуслар белән очрашуга тиң булды.

Һәр укучыны китапханәдә күрүебезгә шатбыз, һәркемгә китапның чын һәм тугры дус булуын телибез! Ә иртәгә без яңа кунакларны- янәдән беренче сыйныф укучыларын көтәбез!