Центральная детская библиотека

"Яратырга,кадерләргә һәм сакларга!"

 Заповедниклар  һәм парклар көненә багышланган интерактив сәяхәткә  Арчаның №1 мәктәбенең 5 “Б ” сыйныфы  укучылары чакырылды.

Укучылар Россиядә иң беренче барлыкка килгән һәм иң зур заповедниклар белән таныштылар: Баргуз заповеднигы (1917),  Әчтерхан (1919), Илмин (1920) һәм Кавказ (1924).  Шулай ук, Татарстан республикасындагы Идел –Кама  һәм Түбән Кама заповедниклары турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Болгар тарихи-архитектура музей тыюлыгы, Свияжск утравы, Казан Кремле, «Иске Казан» тыюлыклары белән дә якыннан таныштылар.

 Балалар  “Табигать белгечләре” исемле уен викторинада да бик теләп катнаштылар, “Дөньяның  10 иң зур заповеднигы” дигән темага видеоролик карадылар. Бу чара балаларда әйләнә-тирә мөхиткә сакчыл караш һәм мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.