Центральная детская библиотека

"Туган телем - минем горурлыгым" әдәби кичә

Бүген  3 нче номерлы башлангыч мәктәп укучылары  Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем-минем горурлыгым” исемле кичәдә катнаштылар.  Биредә күренекле татар язучылары Г. Тукай, Ш. Маннур, Р. Миңнуллин, Р. Вәлиевнең матур шигырьләре яңгырады.  Балалар  сүз байлыгын, фикерләү тизлеген үстерүгә ярдәм итә торган ”Тәрҗемәчеләр”, “Сүз үзгәртү ”, “Беләсеңме?” дигән кызыклы уеннарда   катнаштылар.  Төрле халыкларның мәкальләрен һәм әйтемнәрен өйрәнделәр. Шулай ук, китапханәбездә булган бик матур, төсле рәсемнәр белән бизәлгән,   бай эчтәлекле “Салават күпере”, “Сабантуй”,  “Ялкын”  журналлары һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы да укучыларда кызыксыну уятты. Кичә “Туган тел җырын” күмәк башкару белән тәмамланды.