Центральная детская библиотека

“Муса Җәлил эзләреннән”

   15 февраль көнне район балалар китапханәсенә Арчаның 1нче урта мәктәбенең 3”А” сыйныф укучылары чакырылды. Әлеге чара Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган иде. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән, курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да. Балалар шагыйрьнең  кызыклы, ләкин шул ук вакытта авыр һәм фаҗигале язмышы турында күбрәк белә алдылар. Шигырьләр тыңладылар, конкурсларда актив катнаштылар. Чара барышында иң талантлы укучы ачыкланды, ул сәнгатьле һәм интонация белән шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат батырлыгы-үсеп килүче буын өчен үрнәк.