Центральная детская библиотека

“Әкият сукмаклары буйлап”- экскурсия

 18 октябрь көнне 1”Б” сыйныф  укучыларын  китапханә белән таныштыру максатыннан әдәби сәяхәткә чакырдык.

  Беренче очрашу булганлыктан, балалар  китапханә һәм китап уку кагыйдәләре белән таныштылар. Алар  “Әкият сукмаклары буйлап” дигән викторинада да катнашып, үзләренен әкиятләр буенча  белемнәрен күрсәтә алдылар. Бу көн балалар өчен бәйрәм буларак та истә кала. Чөнки беренче сыйныф укучылары тантаналы рәвештә китап укучы итеп кабул ителделәр.

  “Без сезне, үзебезнең китапхабездә кабаттан көтеп калабыз, сезнең өчен китап тугры, чын дус булыр дип ышанабыз һәм сезгә уңышлар!” - дигән теләкләр белән нәни укучыларыбызны озатып  калдык.