" О мангусте, косточке и благородных людях " Б.С.Житковның 135 еллыгына багышланган чара.
12 октябрь көнне язучы Б.С. Житковның 135 - еллыгы уңаеннан "О мангусте, косточке и благородных людях» дип исемләнгән әдәби дәрес узды. Чарада Арча 1нче номерлы мәктәбенең 3 “А” сыйныф укучылары катнашты. Балаларда язучының тормыш юлы һәм "Что я видел" исемле китапка тупланган үзе күргән хәлләр турында язылган хикәяләре зур кызыксыну уятты. Алар хикәяләрдән өзекләр тыңлап, сорауларга җавап бирделәр. Ә иң соңыннан укучылар игътибарына Б. Житков әсәре буенча эшләнгән "Пудя" исемле мультфильм тәкъдим ителде.