Центральная детская библиотека

"Игелек белән кайтар!" (Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара)

  Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр ункөнлеге  уздырыла. Төрле җирләрдә өлкән яшьтәге кешеләрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

   Шул уңайдан китапханәбезгә Арчаның беренче номерлы мәктәбенең 4 “Б” сыйныф укучыларын чакырдык. Әлеге чара балаларда өлкәннәргә карата игътибар, ихтирам тәрбияләү максаты белән оештырылды. Укучылар үз гаиләләрендәге гореф -гадәтләр һәм бәйрәмнәрне ничек уздырулары турында сөйләделәр. Китапханәче гаиләдә әбиләр тәрбиясенең әһәмиятен  һәм олыларга булышу- шатлык икәнен аңлатты.

 Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Һәр өлкән кешегә дә булдыра алганча ярдәм итәргә һәм  аларны хөрмәтләргә тиешбез!