Центральная детская библиотека

«Балаларның хокуклары һәм бурычлары»

Ел саен 20 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара бала хокуклары көне кысаларында район балалар китапханәсендә 6 нчы мәктәпнең 7 «В» сыйныф укучылары өчен «Балаларның хокуклары һәм бурычлары» дип исемләнгән хокукый дәрес үткәрелде. Чарага Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзасы, "Мәрхәмәтлек үзәгендә"гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире - Дәүләтшина Нурсия Ринат Кызы чакырылган иде. Ул балалар белән бик файдалы әңгәмә уздырды.

Чара барышында балалар төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар, үзләренең белемнәрен «Правовая викторина», «На чьей стороне закон», «Правовой статус ребёнка» дигән биремнәрне үтәп тикшерделәр. Укучылар төрле ситуацияләрдә булып, һәр кешенең хокуклары барлыгын белделәр, әмма алар белән башка кешеләрнең хокуклары бозылмаган очракта гына файдаланырга кирәклеген ачыкладылар.