Центральная детская библиотека

Һәр һөнәр мактаулы

  “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче нәниләр китапханәдә кунакта булдылар. Мавыктыргыч әкият китаплары һәм “Салават күпере”,  “Сабыйга”, “Тылсымлы куллар”  кебек кызыклы журналлар белән танышканнан соң, балалалр һөнәрләр дөньясына сәяхәт иттеләр. Алар слайдларда күрсәтелгән һөнәр ияләре турында сөйләделәр, “Һөнәрне таны”, “Әкият геройлары һөнәр ияләре” кебек уеннарда бик теләп катнаштылар. Соңыннан балалар  “Үскәч кем буласың килә?” дигән сорауга җавап итеп үз фикерләрен әйттеләр. Нәниләр һөнәрле булу өчен тырышып укырга, эш сөючән һәм игътибарлы булырга кирәрлеген аңладылар.