Центральная детская библиотека

"Әкиятләр-минем дусларым "(әдәби-уенлы дәрес)

Бүген балалар әкиятләр эзләү көне бәйрәменә бик уңышлы килделәр. Ә сез әкиятләрнең бик тынгысыз булуын белә идегезме? Игътибарны югалтсан, шунда ук кача-кача уенын уйный башлыйлар! Менә бүген дә Шапокляк сиздермичә генә китапханәгә кереп, балалар өчен әзерләп куйган иң мавыктыргыч әкиятләрне сорамыйча алып чыгып киткән. Әле дә ярый безнең нәни китап укучыларыбыз әкиятләрне эзләп табырга булыштылар. Ахырдан Шапокляк карчык үз хатасын аңлады аңлавын һәм хәтта балалар өчен бүләкләр дә таратты.