Центральная детская библиотека

“И, кадерле туган җир!”

   “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында республикабыз китапханәләрендә һәм мәктәпләрдә 15 сентябрь көнне бердәм мәдәният дәресләре уза. Бу чараның максаты балаларны туган ягыбызның тарихы, мәдәни мирасы белән таныштыру, республикабызның истәлекле урыннарын күрсәтү, аларда патриотик хисләр тәрбияләү. 

       Район балалар китапханәсендә   уткәрелгән “И,  кадерле туган җир!”  исемле мәдәният дәресендә 1 нче санлы мәктәпнең  4 “В” сыйныф укучылары катнашты. Балалар Казан шәһәрендә, Болгар музей заповеднигында, Свияжск утравында виртуаль сәяхәттә булып, андагы истәлекле урыннар,  архитектура һәйкәлләре белән  таныштылар. “Яхшылык бакчасы”, “Әдәби геройны таны”, “Тәмле сүзләр әйтешик”  кебек уеннар да бик ошады аларга.

       4 нче  сыйныф укучылары инде 4 ел рәттән “Иң яхшы мәдәни көндәлек” бәйгесендә катнашып киләләр. Нәтиҗәдә,  балалар һәм әти-әниләр китапханәләргә  ешрак йөри башладылар, туган төбәгебезнең тарихы белән кызыксынулары артты һәм китапка, китап укуга  мөнәсәбәтләре уңай якка үзгәрде.

        Бары тик туган ягының  тарихын, мәдәниятын һәм  анда яшәгән халыкларның гореф гадәтләрен белгән кеше генә чын культуралы кеше  була ала. Барлык башлангыч сыйныф укучыларын әлеге бәйгедә катнашырга чакырабыз.