Центральная детская библиотека

Китаплар иленә сәяхәт

     16 август көнне 2 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләр китапханәгә сәяхәткә килделәр. Өйгә китап алу, уку залында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнгәннән  соң, балалар төсле рәсемнәр белән бизәлгән күп төрле  китаплар, кече яшьтәге балалар өчен чыга торган  “Салават күпере”, “Тылсымлы куллар”, “Веселый Колобок”, “Филиппок”журналлары белән таныштылар. Нәниләргә әкиятләр буенча  викторина бигрәк тә ошады.  Алар бик күп сорауларга һәм табышмакларга җавап таптылар.

     Киләчәктә китаплар укырга яратучы укучыларыбыз тагын да күп булыр дип ышанабыз.