Центральная детская библиотека

"Оныкларга тормыш әлифбасы" Д. Нуриәхмәтовның яңа китабын тәкъдим итү кичәсе

Бүген район балалар китапханәсендә үзешчән шагыйрь, якташ язучыбыз Дамир Нуриәхмәтов Арчаның 3 нче номерлы мәктәп укучылары белән очрашты. “Оныкларга томыш әлифбасы” исемле әдәби кичә аның иҗатына багышланды.

Күптән түгел ул  китапханәгә яңа гына  басылып чыккан китабын бүләк итте.  “Кардагы эзләр” дип исемләнгән әлеге китапта балалар өчен язылган  шигырьләр тупланган. Шагыйрә Йолдыз Шәрәпова әлеге җыентыкны укып чыкканнан соң “Оныклар яздырган китап ” дип тә хаклы рәвештә атарга була, - ди. “Дамир бабай үзенең тормыш тәҗрибәсен, халкыбызның гасырлардан килгән әдәп-әхлак кагыйдәләрен сиздерми генә, матур сүзләргә, кызык образларга салып, сабыйлар күңеленә киртләп  куя”, -дип яза ул.

Дамир Нуриәхмәтов  иң матур шигырьәләре белән таныштырды, балачак хәтирәләре белән уртаклашты, укучылар белән аралашып, аларга үзенең киңәшләрен бирде.  Бу  очрашу  һәркемнең күңелендә матур истәлек булып сакланачак. Якташыбызга иҗади уңышлар телибез һәм яңа китапларын көтеп калабыз!