Центральная детская библиотека

Әдәби мәйдан "Әкият иленә сәяхәт"

  

    Җәй балалар өчен - искиткеч истәлекле вакыт, чөнки бераз укудан, дәресләрдән арынып ял итәргә була.Тик шулай да, вакытны юк-барга уздырмыйча, каникулларны кызыграк уздырып булуын да онытмаска кирәк. Ял көннәрендә китапханәдән мавыктыргыч китаплар алып укысаң, күпкә файдалырак булыр иде.

     Нәниләрне ызыксындыру максатыннан, балалар китапханәсе хезмәткәрләре, “Казан су” паркында “Әкият иленә сәяхәт” исемле әдәби мәйданчык оештырдылар.

      Балалар һәм әниләр бик матур эчтәлекле әкият китаплары күргәзмәсе белән танышып,  кызыклы  әдәби викторинада  үзләренең белемнәрен күрсәтә алдылар.

     Безнең кичәнең иң истә калган өлеше- мастер-класс булды. Китапханәче җитәкчелегендә балалар китап укучыларга кирәкле булган әйбер, бик  матур  китап кыстыргычы ясарга өйрәнделәр.

         "Казан су" паркында узган бу чарадан балалар үзләренә уңай эмоцияләр, күңел күтәренкелеге һәм кызыклы мәгълүмат алып киләсе очрашуга хәтле дип таралыштылар.