Центральная детская библиотека

“Без Тукай оныклары” (Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә)

Чарада  4 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр актив катнашты. Алар язучының балачагы турында белделәр, “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр,  “Туган тел”, “Карлыгач” җырларын башкардылар,  яраткан шигырьләрен  сөйләделәр. “Кәҗә белән сарык” әкияте буенча куелган мультфильм  карап әңгәмәдә катнаштылар.  Балаларда Г. Тукай иҗатын һәм туган телне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләгәннәре  өчен   тәрбиячеләргә рәхмәт белдерәбез. Сәламәтлек эшегездә уңышлар телибез!