Центральная детская библиотека

"Мы наследники традиций" (Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган район күләм бәйгегә нәтиҗә ясау)

 “Играем в старину” номинациясендә Арча шәһәренең 1нче , 2нче, 7нче, 9 нчы, 10 нчы   номерлы балалар бакчалары  актив катнашты. Алар Татарстанда яшәүче халыкларның милли йолаларын  күрсәттеләр.  “Каз канаты сыдыру” өмәсе, “Печән өсте” йоласы, Каравон, керәшеннәрнең Пасха бәйрәме, “Боз озату” йоласы, Кызыл йомырка бәйрәме, “Беренче буразна” йоласы, “Нәүрүз” бәйрәме  күренешләре һәркемгә  бәйрәм рухы, яхшы кәеф өстәде. Нәниләр белән бергәләп  шундый матур, эчтәлекле чыгышлар әзерләгән өчен тәрбиячеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Бәйгенең  икенче номинациясе “Сохраним подаренное предками” дип атала. Әлеге номинациядә катнашучылар халык иҗаты әсәрләрен туплап үз куллары белән китап ясадылар.  Арчаның 1нче һәм 6нчы номерлы мәктәп укучылары ясаган  “Легенды и мифы татарского народа”, “Табышмаклар”, “Традиционные татарские народные игры” ,“Татар халык ашлары”, “Золушка”, “Өч кыз”, “Легенды Казани” исемле китаплар  балалар китапханәсе фондын тулыландырачак.

Афәрин! Китапханәбез тормышында актив катнашкан һәркемгә иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез!