Центральная детская библиотека

“Әкияткә сәяхәт”

Тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен “Әкияткә сәяхәт” дип исемләнгән куңел ачу уены үткәрелде. Чараның максаты мөмкинлекләре чикләнгән балаларны әкиятләр белән таныштыру, китап укуга кызыксыну уяту, ял вакытларын файдалы һәм  күңелле итеп оештыру.

Әкият персонажлары  Винни-пух, Пятачок һәм Почтальон Печкин  балалар белән төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Кызыклы эстафеталарда катнашып җитезлекләрен күрсәттеләр. Балалар узләренең җырга, биюгә сәләтләрен  сынап карадылар. Әлеге чарада катнашып балалар  күңел күтәренкелеге, уңай энергия алдылар. Әкият геройлары аларга  бүләккә матур китаплар һәм конфетлар тапшырдылар.