Центральная детская библиотека

"Китап лабиринты" (Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында әдәби квест)

Китапханә хезмәткәрләре кызыксынучан укучыларны китаплар дөньясы лабиринты буенча үткәрде. Квест-уен барышында катнашучыларны хәзинә табу көтте. «Китап бумы», «Табышлар бюросы», «Әдәбияттагы саннар», «Синең территорияң», «Киновернисаж» һәм «Минем шәһәрем» станцияләрендә укучылар сорауларга җавап биреп, биремнәрне үтеп бардылар.

Уенның ахыры булып соңгы пунктка килү һәм хәзинәнең кайда булуын билгеләү тора.

Балалар үзләренең белемнәрен, логикасын, артистлыгын, тапкырлыгын һәм коллективта эшләү осталыгын күрсәтеп, вакытларын мавыктыргыч итеп уздырдылар!Бу чара ярдәмендә балалар үзләренең күзаллауларын киңәйттеләр, күп яңа һәм кызыклы әйберләр белделәр!