Центральная детская библиотека

"Маяк для многих поколений"

29нчы март көнне Арча район балалар китапханәсендә «Маяк для многих поколений» дип исемләнгән тантаналы чара узды. Ул Россиядә 2023 елда игълан ителгән  педагог һәм остаз Елын ачуга багышланган иде.

Бәйрәмдә төрле буын укытучылары һәм Арчаның 6 нчы мәктәбенең 6,7,8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укытучылар педагогик эшчәнлекләренең ничек башлануын, ни өчен нәкъ менә шушы һөнәрне сайлаганнарын сөйләп үттеләр, мәктәп тормышыннан калган җылы хатирәләре белән уртаклаштылар һәм укучыларга үзләренең киңәшләрен бирделәр.

Очрашуны Ирина Пивоварованың «Сочинение", Виктор Драгунскийның "Главные реки" хикәяләре буенча куелган инсценировкалар һәм музыкаль номерлар тагын да бизәп җибәрде.

Иң мөһиме, балалар укытучы һөнәренең безнең һәрберебез өчен никадәр мөһим һәм кирәкле булуын аңладылар. Чөнки нәкъ менә укытучылар безне беренче сүз язарга, китап укырга өйрәтә. Укытучы белем ачкычы бирә, укучыларының үсешенә этәргеч ясый, ярдәм итә.