Центральная детская библиотека

"Максим Горькийның әкияти дәресләре" (рус язучысы М. Горькийның 155 еллыгы уңаеннан)

 Балалар язучының чын исеме Алексей Максимович Пешков, ә Максим Горький аның псевдонимы ягъни,  уйлап чыгарылган исеме икәнен белделәр.М. Горькийның  ачы һәм газаплы язмышы һәм иҗаты белән таныштылар. М. Горький үз иҗатында балаларга аерым игътибар бирә, алар өчен гыйбрәтле һәм тәрбияви хикәяләр, әкиятләр яза.

Балалар язучының "Воробьишко", "Случай с Евсейкой" әкиятләрен  зур кызыксыну белән тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, төп геройларның гамәлләре турында уйландылар. Шулай ук уеннарда, биюләрдә  катнаштылар һәм "Жыл-был самовар"әкиятенә инсценировка карадылар.

Максим Горькийның тормышы һәм иҗаты турындагы әлеге чара яшь укучыларның белемнәрен киңәйтә, чөнки аның әкиятләре һәркемгә тәрбия дәресләре бирә.