Центральная детская библиотека

"Урман-табигый байлык" (Халыкара урман көне уңаеннан)

   21 март көнне Арчаның 1нче урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары Халыкара урман көненә багышланган "Урман-табигый байлык" дигән бик файдалы һәм кирәкле экологик чарада кунакта булдылар. Чөнки урманнар бәяләп бетергесез экологик, социаль һәм икътисади әһәмияткә ия.

   Чараның төп өлешендә балалар викторинада катнаштылар, үзләренең табигать өлкәсендә булган белемнәрен күрсәттеләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. "Урман-безнең йорт" дип исемләнгән мультфильм карап үттеләр. Аларны табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булыр дип өметләнәсе килә.