Центральная детская библиотека

“К. Д. Ушинскийның әкият дәресләре” (Россия педагогикасына нигез салучыларның берсе К.Д. Ушинскийның тууына 200 ел)

Бу истәлекле дата кысаларында 1 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары өчен "Константин Ушинскийның әкият дәресләре" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар,Ушинскийның педагогикага нинди зур өлеш керткәнен белделәр.

Башлангыч мәктәп балалары өчен ул "Родное слово" һәм "Детский мир" дип аталган ике дәреслек яза, алар буенча балаларның күп буыннары укый.

 

Балалар аның гыйбрәтле хикәяләрен зур кызыксыну белән тыңладылар һәм анализладылар, Ушинский әкиятләре мотивлары буенча куелган "Әкиятләргә аучы" исемле мультфильм карадылар.

Аның барлык педагогик хезмәтләре илебез тарихында онытылмас эз калдырган дип ышаныч белән әйтергә була.