Центральная детская библиотека

“Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар ”

Электрон презентация ярдәмендә аларга коррупциянең нәрсә икәне төшендерелде һәм аның белән көрәшергә кирәклеге аңлатылды. Балалар, үзләре рольгә кереп,   әкиятләргә нигезләнгән ситуацияләрне уйнап күрсәттеләр.

Балалар “Дөреслек һәм ялган”, “Мәкальне тап” исемле уеннарда катнаштылар. Валентина Осееваның  тәрбияви хикәяләреннән   өзекләр  тыңладылар. И. Крылов әсәре буенча куелган  “ Төзүче төлке” исемле  мультфильм карадылар.

Нәтиҗәдә балалар  “намуслылык”,  “тәртип”, “кешелеклелек” кебек сыйфатларның мәгънәсенә төшенделәр, бары тик шул сыйфатларга ия булган кеше генә хөрмәткә лаек икәнен аңладылар.