Центральная детская библиотека

«Подарок маме – сделаем сами, своими руками» (к Международному женскому дню)

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Арча район балалар китапханәсендә матур язгы бәйрәмгә багышланган “Подарок маме – сделаем сами, своими руками» дигән мастер-класс үткәрелде. Чарада Арчаның 1нче мәктәбеннән 4 “В” сыйныф укучылары катнашты. Балалар 8 Мартка яраткан әниләренә үз куллары белән эшләнмәләр ясадылар. Бүләкләр матур, оригиналь килеп чыкты. Барысы да бик канәгать калдылар!

Якынлашып килүче бәйрәм белән!