Центральная детская библиотека

Квест-уен "Китаплар патшалыгы" (беренче сыйныф укучыларын "Яшь китап укучыларга" багышлау чарасы, 1 нче көн)

3 март – беренче сыйныф укучыларын "Яшь укучыларга" багышлау квест-уеннарының икенче көне узды. Кунакларыбыз Арчаның 1нче мәктәбенең 1нче"А" сыйныф укучылары булды. Яраткан әкият геройлары белән тылсымлы сәяхәткә бару, шул ук вакытта китапханә белән якыннанрак танышу өчен әкиятләрне белү бик мөхим. Балалар әкият геройлары белән бергә, юлда очраган барлык сынауларны узып, Буратиноларын Алтын ачкычын эзләп таптылар.

Беренче сыйныф укучыларыбызны Арча район балалар китапханәсе укучыларының күпсанлы гаиләсенә керүләре белән котлыйбыз!