Центральная детская библиотека

Квест-уен "Китаплар патшалыгы" (беренче сыйныф укучыларын "Яшь китап укучыларга" багышлау чарасы, 1 нче көн)

2 март көнне район балалар китапханәсе Арчаның 1нче урта мәктәбенең 1нче "Б" сыйныфы укучылары өчен китаплар дөньясына ишекләрен ачты.

Тиздән өченче чирек тәмамланачак һәм бу вакытка күп кенә беренче сыйныф укучылары йөгерек итеп укырга өйрәнәчәк һәм безнең китап укучыларыбыз булачак.

Балаларның  иң яраткан китаплары - әкиятләр. Шуңа күрә, балалар язучысы Александр Толстойның "Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары" китабындагы әкият геройлары белән бүгенге очрашу балалар өчен якын дуслар белән очрашу кебек иде.

Без һәр укучыны китапханәдә күрергә бик шат, китапның чын һәм тугры дус булуын телибез! Ә иртәгә без яңа кунаклар - 1нче А сыйныф укучыларын көтәбез!