Центральная детская библиотека

"Балалар китабында укытучы образы" әдәби уку сәгате

Ел саен март аеның беренче чәршәмбесе Бөтендөнья кычкырып укулар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәчеләр  3 нче номерлы башлангыч мәктәп укучылары өчен  «Балалар китабында укытучы образы» темасына әдәби сәгать уздырдылар. Балалар якташ язучыларыбыз Госман Бакировның “Укытучы апам” исемле повесте, Рөстәм Галиуллинның “Биш икеле” исемле китабына кертелгән хикәяләре белән таныштылар, өзекләр тыңладылар. Әсәрдәге вакыйгалар һәм аларның геройлары турында фикер алышуда катнаштылар. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның “Белем юлы” җыентыгына кергән шигырьләрен балалар үзләре дә кычкырып укыдылар.  Әлеге чараның  максаты укучыларга китап укуның сүз байлыгын арттыруда, кешеләр белән аралашырга ярдәм итүдә, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшыртуда әһәмияте  зур булуын аңлату.