Центральная детская библиотека

"Муса Җәлил исеме мәңгелек" әдәби музыкалҗ кичә

Бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое, татар милләтен дөньяга таныткан шәхес Муса Җәлилнең тууына 117 ел  булды. Шул уңайдан Арча район балалар китапханәсендә “Муса Җәлил исеме мәңгелек”  дип аталган әдәби- музыкаль кичә булып узды.

Балаларда М. Җәлил әсәрләре нигезендә батырлык, кыюлык, Ватанга тугрылык кебек патриотик сыйфатлар тәрбияләү һәм аның иҗатын өйрәнүгә, китап укуга кызыксындыру максатыннан уздырылган бу чарада Арчаның 1 нче номерлы мәктәбенең 6Б сыйныф укучылары катнашты.