Центральная детская библиотека

“Туган телем-иң матур тел” (Халыкара туган тел көне уңаеннан әдәби музыкаль кичә)

21 нче февраль көнне Район балалар китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем-иң матур тел” исемле әдәби  музыкаль кичә   узды. Арча шәһәренең 6нчы һәм 7нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр  татар язучыларының шигырьләрен  сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Тәрҗемәчеләр булып уйнау аларга бигрәк тә ошады. Сүз байлыгын, фикерләү тизлеген үстерүгә ярдәм итә торган уеннарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм чарасы “Туган тел” җырын күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.