Центральная детская библиотека

"Сәяхәтче һәм язучы"(М. М. Пришвинның тууына 150 ел)

4 февраль көнне язучы М.М. Пришвинның тууына 150 ел булды. Шул  уңайдан  оештырылган  "Сәяхәтче һәм язучы" дип исемләнгән әдәби сәгатькә Арчаның 6нчы мәктәбенең 5"В" сыйныфы укучылары чакырылды.

Балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында кызыклы мәгълүмат белделәр, аның  “Кладовая солнце”  китабы белән якыннан таныштылар. Әлеге китап буенча куелган кинофильмнан өзек караганнан соң, балалар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр. М.М. Пришвинның табигать турында бик күп хикәяләре, повестьлары, очерклары бар, алар кабатланмас, гади һәм эчтәлекле итеп язылган әсәрләр. Аның әсәрләре укучыларда әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияли, табигатьтә үзеңне дөрес тотарга өйрәтә.