Центральная детская библиотека

"Бу куркыныч "блокада"" (Россиянең Хәрби дан көненә һәм Түбән Новгород өлкә балалар китапханәсе оештырган "Блокада турында укыйбыз" IV Бөтенроссия челтәр акциясендә катнашу)

Әлеге тарихи датага Арча район балалар китапханәсендә Арчаның 2нче мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары өчен «Бу куркыныч «блокада» исемле  искә алу дәресе үткәрелде.

Балалар Ленинград шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар турында белделәр.

Алар Елена Верейскийның “Өч кыз” исемле китабыннан өзек тыңладылар. Әлеге китап Ленинград блокадасын кичергән кыз балалар турында. Бу әсәрне укучылар тын да алмый, дулкынланып тыңладылар,  ахырдан үзләренең фикерләрен җиткерделәр һәм китапны тулысы белән укырга теләк белдерделәр.