Центральная детская библиотека

“Йөрәк тулы изгелек”. "Игелекнең чиге юк "проекты кысаларында йомгаклау чарасы

26 гыйнвар көнне Арча район балалар китапханәсендә “Игелекнең чиге юк” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат остаханәсе” проекты кысаларында “Йөрәк тулы изгелек” дигән йомгаклау чарасы узды.  Проект Президент грантлары фонды ярдәме хисабына гамәлгә ашырылды.

Тантаналы чарада хөрмәтле кунаклар: социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Вафина Эльвира Шамил кызы; Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәдәният идарәсе" МУ башлыгы - Әюпов Илфар Илдар улы; Арча районы инвалидлар җәмгыяте рәисе - Хәмидуллина Рәмзия Шәриповна; “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәге директоры - Шәйхелисламова Гөлсинә Әгъзәм кызы; Арча үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры вазыйфаларын башкаручы - Хәкимова Рузия Мөхәммәтхановна катнашты.

Мәктәп укучылары, тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар һәм мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр  район балалар китапханәсендә оешкан библиоволонтерлар командасы  һәм  алар катнашында уздырылган чаралар белән таныштылар, хөрмәтле кунакларның чыгышын тыңладылар. Тантаналы бәйрәм актив укучыларның музыкаль чыгышлары белән  үрелеп барды.

Әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашкан, балаларга шатлыклы мизгелләр бүләк иткән һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез!