Центральная детская библиотека

"Разноцветный постовой"

    7 июнь көнне район балалар китапханәсендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара узды һәм анда Арчаның 7 нче номерлы мәктәп яны лагерына йөрүче балалар катнашты.

   Китапханәче балаларга светофор һәм юл билгеләренең килеп чыгу тарихын сөйләде, юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерде. Балалар  төрле уеннарда, конкурсларда бик теләп катнаштылар. “Юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк” исемле электрон презентацияне һәм “Азбука безопасности” исемле мультфильмны кызыксынып карадылар.

    Балалар үзләренең һәм тирә-юньдәге кешеләрнең тормышын куркыныч астынына куймас өчен һәркайда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен үтәргә сүз бирделәр.