Центральная детская библиотека

"Мин балачак иленнән" әдәби сәгать

    Балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел булу  уңаеннан  3 нче номерлы башлангыч мәктәп укучылары өчен  “Мин балачак иленнән” исемле әдәби сәгать уздырылды.  Балалар  татар язучысының иҗат юлы, аның китаплары белән таныштылар, төрле елларда язылган күңелле шигырьләрен кызыксынып тыңладылар.  Х. Халиковның җыентыкларында балалар дөньясын төрле яклап гәүдәләндерелгән ихлас, самими һәм күбесе шаян шигырьләр, әкиятләр тупланган. Алар аша нәниләр тирә-юньне танып белергә, тискәре һәм уңай сыйфатларны аерырга, һәрнәрсәдән матурлык табарга өйрәнәләр. Укучылар педагог-язучының телшомарткычларын өйрәнделәр, грамматик һәм арифметик табышмакларына, анаграммалар һәм  логорифларына җаваплар эзләделәр, “Рифмалар” уенында катнашып сүз байлыгын арттырдылар. Әлеге чара балаларны кече яшьтән  китап укуга һәм татар әдәбиятына кызыксыну уяту максатыннан оештырылды.