Центральная детская библиотека

"Тылсымлы чәчкә" (А.С.Пушкиннын иҗатына багышланган уен)

  6 июнь көнне безнең китапханәбездә  бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көне  һәм Рус теле көненә багышланган чара уздырылды.

 Шул уңайдан Арчаның беренче номерлы мәктәп яны лагерына йөрүче балалар “Тылсымлы чәчәк” исемле әдәби квестта катнаштылар. Уен барышында алар язучының балачак тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрен тулыландырдылар.

  Бу чара балаларны А.С.Пушкинның китаплары белән кызыксындырды дип ышанып калабыз.