Центральная детская библиотека

“Ничек куян йолдыз булырга теләгән” (Яңа ел тамашасы)

Кечкенә кунакларны киләсе елның төп символы- Куян  каршы алды һәм эстрада йолдызы булырга хыялланган Куян маҗараларын карарга чакырды. Бәйрәмдә хәйләкәр Убырлы карчыгы һәм Урман хуҗасы  да  катнашты.

Балаларга төрле конкурслар, биюләр, җырлар, уеннар шатлык өстәде. Чыршы тирәли Кыш бабай белән Кар Кызы янында эчтәлекле шигырләр һәм җырлар  белән чыгыш ясаган балалар  баллы күчтәнәчләр һәм яхшы кәеф  белән таралыштылар.

Дуслар, барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз!