Центральная детская библиотека

«Кешенең шатлыгы хезмәттән!" (балалар язучысы - Евгений Андреевич Перьмякның тууына 120 ел)

Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Китап геройларының да гади кешеләр, үз эшләренең осталары, үз хезмәтләре белән җирне бизәүчеләр икәнлеген белделәр...

Балалар «Пичугин күпере» турында гыйбрәтле хикәя тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, авторның хикәяләрен сәхнәләштерделәр, ребуслар чиштеләр һәм хезмәт турында яңа мәкальләр белделәр. Ә Чара ахырында балалар Е. А.Перьмякның «Алтын кадак» әкияте буенча мультфильм карадылар.