Центральная детская библиотека

“Батырлар алдында баш иябез”

“Батырлар алдында баш иябез” исемле хәтер сәгате 3 нче декабрь - Билгесез солдат көненә багышланды. Чара  яшүсмерләрдә  патриотик  хисләр тәрбияләү, туган ягыбызның тарихын өйрәнү һәм  батырлар хөрмәтенә куелган хәйкәлләрне күрсәтү максатыннан оештырылды.

Беренче номерлы мәктәпнең 8 нче Б сыйныф укучылары икенче Бөтендөнья сугышы  корбаннары турында  һәм Россиядә Билгесез солдат көне Ватаныбыз геройларының истәлеген мәңгеләштерү максатыннан   билгеләп үтелүен белделәр,   слайдларда төрле шәһәрләрдәге Билгесез солдат  һәйкәлләрен, обелисклар, мемориал комплексларны күрделәр.  

Балалар  Мәскәү шәһәренең Александров бакчасында  “Билгесез солдат мемориалы” ачу тантанасын  һәм почётлы сак алышыну барышы яздырылган  видеороликны бик кызыксынып  карадылар.

Билгесез солдатлар истәлегенә багышлап язылган шигырьләр, җырлар яңгырады, балалар исеменнән, сугышта хәбәрсез югалган бабайларына,  атап язылган хатлар укылды.     

Хәтер сәгате,  сугышлар беркайчан да  кабатланмасын  иде,-дигән теләкләр белән тәмамланды.