Центральная детская библиотека

«Балалар фольклоры дөньясы» фольклор кичәсе

Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан район балалар китапханәсендә 10 нчы номерлы бакчада тәрбияләнүче нәниләр катнашында фольклор кичәсе узды. Балалар халык җырларын,  мәкальләр, табышмаклар, санагычлар  өйрәнделәр, “Тәмле-бәйге”,  “Милли костюмны җый” кебек бәйгеләрдә катнаштылар. Татар халык уены “Кәрия-Зәкәрия”,  шулай ук «Тухьяна тахан»  дип аталган  чуваш халык уенында катнашып  күңел ачтылар. Кыз балалар “Шәл бәйләдем” биюен бик оста итеп башкардылар. Милли костюмнар кигән нәниләр матур шигырьләрен сөйләделәр.  Кичәдә катнашучы балаларның милли рухта тәрбияләнүләре сизелә, киләчәктә дә туган телебезне , халкыбызның гореф- гадәтләрен онытмасыннар иде дигән  теләктә калабыз.