Центральная детская библиотека

"Яратам сине, Туган ягым " (Арча шәһәренең истәлекле урыннары буенча экскурсия)

Халкыбызның әдәбиятын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерүгә өлеш керткән күренекле шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле истәлекле урыннар безгә бик кадерле.

Шәһәребез кечкенә булса да, тарихи-мәдәни һәйкәлләргә бай.

21нче сентябрьдә Арча районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре, волонтерлар командасы белән берлектә, Арча шәһәренең үзәк мәйданы буенча экскурсия уздырдылар. Чара “Доброта без границ” дип исемләнгән проект кысаларында үткәрелде. Анда "Өмет чыганагы" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, "Цент милосердия" үзәгенә йөрүчеләр һәм Арчаның 1нче урта мәктәпнең 3 "А" сыйныф укучылары катнашты.

Балалар шәһәр үзәгендә урнашкан Капраловлар йорты, Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясы, халык язучылары аллеясы, Сызгановлар йорты, “Дан” мемориалы, репрессия корбаннары хөрмәтенә куелган һәйкәлләр белән таныштылар. Алар бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр һәм истәлекле урыннар турында тарихи фактларны аеруча кызыксыну белән тыңладылар.

Яраткан Арча шәһәребез, яшә һәм чәчәк ат!