Центральная детская библиотека

"Алиш- оста әкиятче" әдәби уен

15 сентябрь- балаларның яраткан язучысы Абдулла Алишның туган көне. Шул уңайдан китапханәдә, 4 нче номерлы бакчада тәрбияләнүче нәниләр өчен, “Абдулла Алиш- оста әкиятче”  дигән әдәби уен оештырылды. Балалар өзекләр һәм иллюстрацияләр буенча әкиятләрне танып белделәр, “Чукмар белән Тукмар” мультфильмын карап, сорауларга җавап бирделәр. Киселгән рәсемнәрне төзү һәм табышмакларга җавап табу да нәниләр өчен бик мавыктыргыч булды.

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар  тантамареска театрын кулланып “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. А.Алишның әкиятләре балаларны кечкенәдән үк яхшы гадәтләргә, хезмәткә өйрәтә, әти-әниләрне хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли, ә инде мондый чараларда катнашу нәниләрнең иҗади сәләтләрен һәм сөйләмен үстерүгә ярдәм итә.