Центральная детская библиотека

“Батырлык һәм дан сәхифәләре" (“Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясе кысаларында узган чара)

  Бөек Ватан сугышы төгәлләнгәнгә 72 ел узды.  Чорлар алышынса да яшь буын канкойгыч вакыйгалар турында,  илебезгә тынычлык бүләк иткән бабаларының батырлыгы турында белергә тиеш. 

  10 май көнне VIII Бөтендөнья “Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясе кысаларында  узган чарага Арчанын беренче номерлы мәктәбенең 5 “Б” сыйныфы укучыларын чакырылды.

  Балалар Е.Ильинаның "Четвертая высота" әсәрененнән “Ася” дип аталган бүлеген  тыңладылар һәм үзләренен фикерләре, кичерешләре белән уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр.   

  Бу китап  Гуля исемле яшүсмер кыз турында. Рәхәтләнеп уйнар, шаярыр чагында аңа бик иртә олыгаерга туры килә.

  Чара ахырында  балалар Е. Ильинаның әлеге китабын тулысынча  укып чыгарга теләк белдерделәр. Бу әсәр аларның яшь күңелләрен тетрәндерми калмас дип уйлыйбыз.