Центральная детская библиотека

"Россия -уртак йортыбыз" мәдәният дәресе

Бүген   8 сентябрь көнне 6 нчы номерлы мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары өчен “Россия уртак йортыбыз” исемле мәдәният дәресе узды һәм аларга үзенчәлекле китапчык - “Мәдәни көндәлек” тапшырылды. Аның үзенчәлеге шунда, ул  балаларга белемле,  культуралы кеше булып үсәргә ярдәм итәчәк. Татарстанның истәлекле урыннарында, барлык музей, театр, китапханәләрдә көндәлекнең махсус битләрендә тамга куйдырырга, ә соңрак үзеңнең тәэсирләреңне язып куярга мөмкин. Кирәк санасагыз, тамга төшерер өчен www.культурный дневник.рф порталыннан өстәмә битләр алып кәгазьгә бастырырга була.

Укучылар өчен www.культурный дневник.рф  порталында төрле бәйгеләр оештырыла. Әти-әниләрегез ярдәмендә порталда теркәлеп, әлеге бәйгеләрдә катнаша аласыз. Татарстан Республикасының балалар мәдәни командасына сез дә кушылыгыз!

Проектның беренче этабы 2022 елның 1 сентябренән 17 декабрьга, икенче этабы 2023 елның 1 январеннан 15 маена кадәр дәвам итәчәк. Беренче этапта җиңүчеләр Республикакүләм Яңа ел чыршысына чакыру алачак.

  Проектның икенче этабы нәтиҗәләр чыгару һәм тантаналы чарада бүләкләр тапшыру белән тәмамланачак. Сезне бу бәйгедә актив катнашырсыз дип уйлыйбыз.