Центральная детская библиотека

Иң кызыклы дәрес" (Белем көне)

Бу истәлекле календарь көнендә без булачак беренче сыйныф укучыларыбызны, 6 нчы мәктәпкәчә балалар бакчасында тәрбияләнүче яшь укучыларыбызны чакырдык. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Моннан тыш, булачак укучылар үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр, әлеге чараның мөһим кунагы – Китап белән очраштылар. Ә соңыннан балалар китапханәгә кызыклы китаплар укырга киләбез дип вәгдә бирделәр. Без барыгызны да бәйрәм, яңа уку елы башлану белән котлыйбыз! Һәр көнне уку җиңел бирелсен, барлык дәресләр дә кызыклы, белем файдалы булсын! Барыгызга уңышлар, сабырлык, һәм оптимизм телибез! Хәерле юл!