Центральная детская библиотека

"Ромашкалы бәхет"

   8 июльдә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бәйрәм XIII гасырда яшәгән муром князе Петр һәм аның хатыны Февронияга багышлап барлыкка килә. Бу парны православие христианнары гаилә һәм никахны яклаучылар буларак хөрмәтлиләр. Петр һәм Феврония гаилә тугрылыгы, үзара мәхәббәт һәм гаилә бәхете үрнәкләренә әверелде. Риваять буенча, алар бер көнне — 1228 елның 8 июлендә вафат булганнар. Бу көнне гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Ә бездә бүген укучылар традиция һәм йолалар, бәйрәмнең символы-ромашка белән таныштылар. Яшь укучыларга «Минем гаиләм»темасына рәсемнәр ясарга тәкъдим ителде. Һәркемне китап күргәзмәсе белән мавыктыргыч танышу көтә, анда гаиләнең роле, балаларны тәрбияләү турында китаплар тәкъдим ителгән.